Республика Татарстан – экспозиция рассказывает об эпохальных событиях начала 1990-х годов: принятии Декларации о государственном суверенитете Татарской Советской Социалистической Республики, введении института Президентства, создании Конституции Республики Татарстан, которые стали основой для стабильного развития республики во всех сферах жизни. Значимое место занимают комплекс фотографий, документов и фрагмент интерьера кабинета Первого Президента М.Ш. Шаймиева.

Многочисленные предметы и документы эпохи отражают достижения республики – освоение большой нефти и строительство комплекса нефтехимических производств, строительство КАМАЗа, развитие Казани и становление новых городов как крупных промышленных центров, формирование научных школ и учреждений культуры.

Свидетельствами успешного развития являются образцы продукции предприятий нефтяной и химической промышленности, модели автомобилей, самолетов, вертолетов и кораблей.

Воплощая богатые традиции и духовную самобытность народов, проживающих на территории республики, культура Татарстана одновременно является частью мирового культурного наследия. В зале показаны произведения декоративно-прикладного искусства, сценические костюмы, афиши концертов и фестивалей, личные коллекции писателей и артистов.

Республика Татарстан является одним из спортивных лидеров Российской Федерации. В экспозиции можно увидеть Чашу огня и факел XXVII Всемирной летней универсиады, спортивные награды Чемпионата мира по водным видам спорта и другие.

Татарстан Республикасы – экспозиция 1990 еллар башында булган зур вакыйгалар турында сөйли: республика тормышының бөтен өлкәләренең тотрыклы үсеше нигезенә әверелгән Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итү, Президентлык институтын кертү, Татарстан Республикасы Конституциясен булдыру. Беренче Президент М.Ш. Шәймиевнең фотосурәтләре, документлары комплексы, аның эш бүлмәсе фрагменты әһәмиятле урын алып тора.

Күпсанлы тарихи әйберләр һәм документлар республиканың казанышлары турында сөйли: зур нефть эшкәртү һәм нефтехимия җитештерү комплекслары, КАМАЗ төзелү, Казанның үсеше һәм зур сәнәгать үзәкләре булган яңа шәһәрләр барлыкка килү, фәнни мәктәпләр һәм мәдәният оешмалары формалашу.

Нефть һәм химия сәнәгате предприятиеләре продукцияләре үрнәкләре, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм кораблар модельләре үсеш тарихы шаһитлары булып торалар.

Татарстан мәдәнияте республика территориясендә яшәгән халыкларның бай гореф-гадәтләрен һәм рухи мөстәкыйльлеген гәүдәләндерү белән беррәттән бөтендөнья мәдәни мирасының бер өлешен тәшкил итә. Залда декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, сәхнә киемнәре, концерт һәм фестивальләр афишалары, язучыларның һәм артистларның шәхси тупланмалары урын алган.

Татарстан Республикасы Россия Федерациясендәге спорт лидерларының берсе булып тора. Экспозициядә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Уты касәсен һәм ялкынын, су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионаты бүләкләрен һәм башкаларны күрергә мөмкин.